9 декабрь төнендә Алексеевскның бала тудыру йортында 30 яшьлек җирле яшәүче бәби таба. Ләкин бала ике көн узгач, интенсив терапия палатасында үлә.
Тикшерүләрдән билгеле булганча, сабыйның һәлак булу сәбәбе: туган вакытта баш миенә кан саву.
Хәзерге вакытта табибларга карата «Үзләренең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү» 109нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев