Татарстанда давыл булачагы турында кисәтелә
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл булачагы турында кисәтү җиткерде.
Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле яңгырлар көтелә. 5 июльнең икенче яртысында һәм 6 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15 - 20 метрга кадәр, урыны белән бик көчле - секундына 21 - 26 метрга кадәр булуы фаразлана. Казанда җил иртән һәм көндез секундына 22 метрга кадәр кадәр булачак, дип җиткерә синоптиклар.
Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев