Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда диспансеризация вакытында 15 мең кешедә йөрәк авыруы тапканнар

Татарстан халкы актив рәвештә диспансеризация һәм профилактик тикшерү уза. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Елена Хафизова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Быел Татарстанда 2,3 миллион кешене (бу барлык халыкның 60,1 проценты дигән сүз) диспансеризация һәм профилактик тикшерү белән колачлау күздә тотыла.

«Бүгенге көндә без 800 меңнән артык кешене тикшердек инде», - дип искәртте Елена Хафизова.

Шуның нәтиҗәсендә 15 меңнән артык кешедә беренче тапкыр кан әйләнеше системасы авырулары ачыкланган, алар күбесенчә югары артериаль кан басымы белән бәйле. Шулай ук 1923 кешедә яман шеш табылган, аларның күбесе – башлангыч стадиядә.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә диспансеризация үткәрүнең әһәмиятен искәрткән иде.

Бүгенге көндә Татарстан – халыкны диспансеризация һәм профилактик тикшерү белән колачлау буенча Россиянең лидер төбәкләреннән берсе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-dispanserizaciya-vakytynda-15-men-keseda-iorak-avyruy-tapkannar-5877533

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев