Татарстанда дәрестә үлгән малайның әтисе улына "наркоман" ярлыгы тагылу белән килешми [+фото]
Татарстанда дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы Кириллның кинәт кенә үлеме күп табышмаклар тудырды.
Малайның әти-әнисе, укутучылары һәм туганнары әлеге вакытсыз гомер өзелүнең наркотиклар белән бәйле булуын инкарь итә.
- Минем улым гадәти тәмәке дә тартмады, спорт белән шөгыльләнде. 8 сентябрь кичендә Кирилл футбол буенча тренировкага барды. Хәленнән зарланмады. Табиблар хәзер бәлки йөрәге күтәрә алмагандыр ди - аның 15 яшькә буе 190см иде. Моргтан бирелгән кагазьдә: "Үлем сәбәбе ачыкланмаган" - диелүе хакында сөйләгән малайның әтисе Сергей Глушков "Вечерняя Казань" газетасына.
- Минем улым наркоман булмады! Бу дөрес түгел! Кирилл наркоман түгел иде! Ул яхшы егет иде... - ди әти кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев