Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ел башыннан электр самокатлары катнашында 10 авария булган, 1 кеше үлгән

Электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.

«Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, республикада электр самокатларыннан файдаланучы кешеләр белән системалы эш алып барыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел гына да электр самокатыннан егылу нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган 900гә якын кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Иң киң таралган кагыйдә бозу очраклары – машина юлына, светофорның кызыл утына һәм теләсә кайдан юл аша чыгу.

«Әлеге җайланмалардан файдаланучы затларга да, транспорт чараларын йөртүчеләргә карата да таләпләр бер үк. Шуңа күрә самокатта йөрү өчен транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булырга тиеш. Ел башыннан бирле шундый таныклыгы булмаган 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган», - дип искәртте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Андрей Куртмин.

ЮХИДИ идарәсендә электр самокатларын бары тик махсус билгеләнгән территорияләр яки ябык мәйданчыкларда гына кулланырга, алар белән машина юлына чыкмаска киңәш итәләр. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев