Татарстанда гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 мең сум булган
2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу сан 8,8 процентка арткан.
Татарстанда 2018 елның гыйнвар-апрель айларында уртача хезмәт хакы 33 42,8 сум тәшкил иткән. Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов министрлыкның коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте.
2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, аның күләме 8,8 процентка арткан, дип искәртте спикер. Аның сүзләренчә, иң зур хезмәт хакы (54 124 сум) - файдалы казылмалар чыгару тармагында эшләүчеләрнеке.
«Узган елдагы кебек үк, авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы (20 038 сум) ала», - дип өстәде Вәлиуллов.
Фото: архив/Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев