Татарстанда Җиңү парады көнне бәйрәм салюты булмаячак
Республика 24 июньдә бәйрәм чаралары уздыруга әзерләнә.
Казанда 24 июньдә Җиңү парады хөрмәтенә бәйрәм салюты уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.
«Ул көнне салют уздыру каралмаган», — диде ул.
Казанда Җиңү Көне хөрмәтенә бәйрәм салюты 9 майда булды. Чарада тамашачылар катнашмады, теләгән кеше фейерверкны һәм башка бәйрәм чараларын телевидениедән карый алды.
Фото: архив/Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев