Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшьләр сәясәтенең 400ләп активисты илкүләм проект кысаларында конкурста җиңде

Татарстанда яшьләр сәясәтенең лидерлары арасында үткәрелә торган «Яшьләр торак конкурсы»на гаризалар бирү кампаниясе старт алды.

Ул республиканың яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашкан студент, аспирант, яшь галим һәм белгечләргә, авыл һәм эшче яшьләр вәкилләренә социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу конкурс 2012 елдан оештырыла, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Шушы узган еллар эчендә анда яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләренең 400дән артык активисты җиңгән.

Конкурста Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18-35 яшьлек Россия гражданнары катнаша ала:
- иҗтимагый оешмаларның активистлары;
- Татарстанның яшьләр сәясәте проектларында, үзидарә яки иҗади берләшмәләрдә катнашкан студентлар;
- Башкарма комитетлар, учреждениеләр, яшүсмерләр клубы һәм яшьләр үзәкләрендә яшьләр белән эшләүче белгечләр;
- сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларның (шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмалар) белгечләре;
- белем бирү учреждениеләрендә яшьләр белән эшләү өчен җаваплы кешеләр.

Конкурста катнашу шартлары:
- гаиләнең бер әгъзасына торак мәйданы белән тәэмин ителүнең гомуми күләме 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш;
- конкурста катнашучы белән берлектә даими яшәү урынында теркәлгән (яши торган) кешеләр дә исәпкә алына: хәләл җефет, балалар. (Кайбер аерым очракта фатир милекчесе күрсәткән башка туганнар да исәпкә алынырга мөмкин).

2024 елда конкурс дүрт этапта үткәрелә:
I этап – «Гариза бирү кампаниясе» (2024 елның 13 августыннан 6 октябрьгә кадәр): бу вакытта гаризаларны электрон рәвештә бирү кампаниясе була (конкурста катнашу өчен гаризаны сайт аша җибәрергә кирәк);
II этап – «Гаризаларны тикшерү» (2024 елның 7-31 октябре аралыгында);
III этап – «Гаризаларны экспертлар тикшерү» (2024 елның 1 ноябреннән 2025 елның 15 гыйнварына кадәр);
IV этап – «Җиңүчеләрне сайлау» (2025 елның 16-25 гыйнвар аралыгында).

Конкурста җиңүчеләр ике этапта ачыклана:
I этап (ярымфинал) – торак комиссиясе әгъзалары кабул ителгән гаризаларны карый, бәяләмә бирелә, ярымфиналистлар исемлеге төзелә. Конкурсның торак комиссиясе, гариза бирүчеләрнең гомуми санына карап, ярымфиналистлар санын раслау хокукына ия һәм аны комиссия утырышына кадәр 7 көннән соңармый игълан итә.
II этап – ярымфиналистлардан бәйгенең 49 җиңүчесе билгеләнә.

Конкурста җиңгән кеше сайлап алган фатир бәясенең кимендә 10 проценты күләмендә беренчел взнос кертергә тиеш. Конкурста катнашу ай саен түләүләрне вакытында башкару өчен финанс мөмкинлекләре һәм тотрыклы керем чыганагы булуын күз уңында тота.

«Яшьләр торак конкурсы»н үткәрү «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшьләргә ярдәм итү системасын үстерү («Россия яшьләре»)» федераль проекты максат һәм бурычларына тәңгәл килә.

Россиядә илкүләм проектлар ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешен тәэмин итү өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. Дәүләт башлыгы 29 февральдә Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары тормышка ашырыла башлаячагы турында хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#илкүләм проектлар

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yaslar-sayasatenen-400lap-aktivisty-ilkulam-proekt-kysalarynda-konkursta-inde-5893537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев