Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җиде мәктәп тулысынча карантинга ябылган

Бүген 799 укучы, ә 1 сентябрьдән башлап 39 235 укучы иртәнге фильтр аша уза алмаган.

Эпидемия вазгыяте сәбәпле, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча карантинга ябылган. Моннан тыш, 260 мәктәптә кайбер сыйныфлар карантинга җибәрелгән.

«Авыручылар саны артуга юл куймау өчен, Минзәлә һәм Лаеш районнарында өчәр мәктәп, Тәтеш районында бер мәктәп карантинга ябылды», — дип хәбәр итә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Әгәр бер сыйныфтагы балаларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авырый икән, укучылар карантинга җибәрелә. Ул вакытта тулысынча сәламәт баллаар өчен дистанцион уку оештырыла.

Татарстанда 466 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүген 799 укучы, ә 1 сентябрьдән башлап 39 235 укучы иртәнге фильтр аша уза алмаган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев