Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон узачак

23-30 майда булачак чарага Россиянең барлык төбәкләреннән аналитиклар һәм дата-сайентистлар чакырыла.

Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәмендә «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәк элементлары» дигән онлайн-хакатон узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Чара 23-30 майда үтәчәк. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән аналитиклар һәм дата-сайентистлар чакырыла. Чарада катнашу өчен гаризаны 20 майга кадәр бирергә мөмкин.

Әлеге вакыйга Digital Superhero дип аталган хакатоннар марафонының беренче чарасы булачак. Ул профильле министрлыклар һәм ведомстволарны җәлеп итеп, цифрлы технологияләр өлкәсендәге идеяләрне гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыруны тәэмин итәргә тиеш.

Проектның идеологы һәм оештыручысы — ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, координаторы — ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы. Чараның партнерлары — InnoSTage компанияләр төркеме һәм «Казан-Телематика» компаниясе (НТС концерны).

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата бүләк, үз инициативаларын әзерләп бетерү өчен ярдәм алачак, аларны шулай ук эшкә дә чакырырга мөмкиннәр. Хакатонның сайтында (www.dshkazan.ru/its) проектны гамәлгә ашыру графигы белән танышырга һәм чарада катнашу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

Тулаем алганда, Россиядә Digital Superhero хакатоннары май аеннан сентябрь аена кадәр онлайн-форматта узачак. Татарстан Хөкүмәте аларда катнашучыларны актуаль мәсьәләләр белән тәэмин итәчәк, партнерлар исә яңа идеяләрне әзерләп бетерү һәм гамәлгә ашыру өчен мәйданчыклар тәкъдим итәчәк.

Фото: www.dshkazan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев