Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда югары пенсия алучылар билгеле

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала. Картлык буенча пенсия түләү күләме кайчан һәм ничек артуы турында Россия Социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«80 яшь тулу белән пенсиянең теркәлгән өлеше икеләтә арта. Хәзерге вакытта республикада 140 меңнән артык кеше шул пенсияне ала», - дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча теркәлгән пенсиянең арттырлмаган күләме 7,5 мең сум тәшкил итә. 80 яшьлекләр өчен иминият пенсиясенең беркетелгән күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 мең сумнан артык тәшкил итә.

Моннан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк кеше өчен пенсия төренә бәйсез рәвештә, карау буенча түләү рәсмиләштерергә мөмкин. Аны караучы кешегә ай саен 1,2 мең сум күләмендә акча билгеләнә. Шул ук вакытта гражданинга акча пенсия белән бергә күчә. Карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Социаль фонды яки күпфункцияле үзәккә клиент хезмәтенә гариза бирергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kup-pensiya-alucylar-bilgele-5875262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев