Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда контрактникларга 1,7 миллион сум күләмендәге арттырылган түләүләр озайтылды

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган арттырылган түләүләрне озайту турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта аның күләме илдә иң югарылардан берсе – 1,7 миллион сум.

Әлеге сумма түбәндәге түләүләрдән җыела: Татарстаннан -1,005 миллион, РФ Саклану министрлыгыннан - 400 мең, ТР муниципалитетларыннан - 300 мең сумга кадәр. Хәрбиләргә махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча түләнә.

Бер тапкыр бирелә торган түләүгә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә теләгән татарстанлылар гына түгел, шулай ук республика территориясендә контракт имзалаган башка төбәкләрдә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да дәгъва кыла ала. Чит ил кешеләренә һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгын, ИНН алырга ярдәм итәчәкләр.

Контракт нигезендә хәрби хезмәткә рәсмиләштерү процедурасы бер көн эчендә башкарыла. Дәгъвачыларның юл, яшәү, туклану чыгымнары түләнә. Хәрби часть һәм белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контракт имзалаганнан соң ир-егетләр бер тапкыр бирелә торган акча, формалы кием ала һәм хәрби әзерлек уза.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактникларга республикада һәм Россиядә гамәлдә булган ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хакимият хәрбиләрнең гаиләләрен тулы опекага ала. Махсус хәрби операция зонасындагы татарстанлылар кирәкле бөтен әйбер белән тәэмин ителә. Республика алгы сызыкка азык-төлек, кием-салым, транспорт һәм маскировка чаралары, дарулар, хатлар илтә.

Искәртеп узабыз, ТР Рәисенең контракт төзергә теләгән гражданнарга моңарчы булмаган финанс ярдәме күрсәтү турындагы тәкъдиме республикада 2024 елның 6 июлендә гамәлгә кертелде.

«Безнең кешеләр махсус хәрби операциядә Россия дәүләтчелеге мәнфәгатьләрен, суверенитетыбызны яклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Без хәрбиләребезгә һәрвакыт ярдәм күрсәттек һәм алга таба да булышачакбыз», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#махсус хәрби операция

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kontraktniklarga-17-million-sum-kulamendage-arttyrylgan-tulaular-ozaityldy-5892128

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев