Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы расланды
11 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.
Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Унбер кеше хастаханәгә урнаштырылды, 60 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы)», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, алты очрак читтән кертелгән, 65 авыручы элек инфекцияләнгән кешеләр белән элемтәдә булган.
Авыучылар арасында 11 балигъ булмаган, 18 яшьтән 30 яшькәчә - 13 кеше, 30дан 50 яшькә кадәр - 17 кеше, 50дән 60 яшькә кадәр - 16 кеше, сигезе — 60тан 70 яшькә кадәр, дүртесе — 70тән 80 яшькә кадәр һәм икесе — 80тән 90 яшькә кадәр.
Казан – 28; Яр Чаллы-7; Түбән Кама – 3; Алабуга – 3; Әлмәт – 6; Арча – 2; Саба – 3; Тәтеш – 2; Буа районы-1; Чүпрәле – 1; Аксубай – 1; Биектау – 1; Алексеевск-1; Балтач – 1; Яшел Үзән – 11 кеше ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев