Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады

Бу хакта киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында республика районнарында сиптергечләр мониторингы буенча вәзгыятькә анализ ясалды

Исегезгә төшерәбез, сиптергечләрне мониторинглау сервисы уңдырышлылыкны күтәрү һәм кырларның сиптергечләр белән ничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәмен югары коэффициент белән алачак.

Чәчүлекләрне норматив эшкәртүне кызыксындыру өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

*Кырларны паспортлаштыруны оештырырга

*Мониторинг системасына тоташтыруга гариза бирергә

*Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешү төзергә

*Килешү шартларын үтәргә

*Өстәмә финанс ярдәме алырга

Сервис “Агрополия” проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде. Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр;шулай ук ГЛОНАСС системасына бәйле, аның буенча без кырның сиптергеч белән эшкәртелгәнме-юкмы икәнен тикшереп торачакбыз. Мониторинг эшенә Россия авыл хуҗалыгы үзәге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җәлеп ителде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосына караган «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ район идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен видео-укулар уздыра. Аларда белгечләр сиптергечләрне мониторинглауга ничек заявка бирергә, ничек шәхси кабинетка керергә һәм сервиста ничек эшләргә кирәклеге турында җентекләп сөйлиләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, сиптергечләрне мониторинглауга заявка бирү өчен аграрийларга 4 этап узарга кирәк:

-“Агрополия” порталында теркәлергә;

-порталның шәхси кабинетында ГИС системасында кырларны 100% паспортлаштырырга;

- сиптерүгә заявка бирергә;

-техниканы теркәргә.

Сиптергечләрне мониторинглауга заявканы «Агрополия» порталында бирергә мөмкин.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев