Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М7 юлын төзекләндергәндә тимер һәм бронза гасырга караган каберләр табылган

Шулай ук каберләрдә костюм элементлары, бронза прәшкәләр һәм асма бизәкләр дә очрый. Бер очракта берьюлы биш кеше җирләнгән каберлеккә юлыкканнар.

Татарстанда тимер һәм бронза гасырга караган каберләр табылган. Алар Казан – Екатеринбург югары тизлекле маршрутына керүче М7 участогын реконструкцияләү кысаларында өйрәнелә торган археологик объектта ачыкланган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © «Волго-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәте

«Чишмәбаш стоянкасы I» археология объекты 2021 елда трассага реконструкция ясала торган участок янындагы территориягә тарихи-мәдәни экспертиза үткәргән вакытта табылган. Быелның июнь ахырында археологлар объектны тикшерә башлады», - диелә хәбәрдә.

Стоянка территориясен кешеләр әле б.э.к. XVII-XVI йөзләрдә үк калдырып киткән. Хәзер әлеге урында әвәләп ясалган керамик савытларның кыйпылчыкларын, хайван сөякләре фрагментларын табалар. Моннан тыш, галимнәр 30га якын кабергә юлыккан.

Фото: © «Волго-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәте

Шулай ук каберләрдә костюм элементлары, бронза прәшкәләр һәм асма бизәкләр дә очрый. Кайберләрендә бронза уку очлары табылган. Бер очракта берьюлы биш кеше җирләнгән каберлеккә юлыкканнар.

«Табылган материаллар бронза дәверендә һәм иртә тимер гасырда Көнчыгыш Кама аръягында яшәгән халыкларның матди һәм рухи мәдәнияте турында галимнәрнең күзаллауларын тулыландырырга ярдәм итәчәк», - дип искәрттеләр ведомствода.

Фото: © «Волго-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәте

Барлык табылдыклар, шулай ук остеологик материалны лабораториядә өйрәнгәннән соң дәүләт музей фондына тапшырачаклар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/altaida-mi-8-vertolety-halakatenda-4-kese-ulgan-5874226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев