Татарстанда нефть ничә елга җитә
Кичә республика нефтьчеләренә яңа бурычлар билгеләделәр. "Безгә киләчәккә карап эшләргә кирәк", - диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Нефть саммиты"нда. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә узган чарада республикадагы "кара алтын" чыгаручы оешмаларның еллык эш нәтиҗәләре, тармакны үстерү турында сөйләштеләр. Мәгълүм булганча, Татарстанда мондый җыен 2001 елдан бирле ел саен...
Кичә республика нефтьчеләренә яңа бурычлар билгеләделәр. "Безгә киләчәккә карап эшләргә кирәк", - диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Нефть саммиты"нда. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә узган чарада республикадагы "кара алтын" чыгаручы оешмаларның еллык эш нәтиҗәләре, тармакны үстерү турында сөйләштеләр.
Мәгълүм булганча, Татарстанда мондый җыен 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чараның рәсми булмаган исеме дә бар. Аны "Нефть саммиты" дип йөртәләр. Биредә республика өчен генә түгел, ил күләмендә әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. Быелгы саммитта күбрәк нефтьнең авыр чыгарыла торган запаслары турында сөйләштеләр. "Соңгы елларда нефть тармагын үстерү өчен зур эш башкарылды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Чимал чыгару авырлашкан саен, заманча технологияләрне дә, инвестицияләрне дә күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Бу - дәүләт тарафыннан ярдәм чараларына да кагыла. Безнең берничә тәкъдимебез бар инде. Аларны федераль үзәккә җиткердек тә. Әйтергә кирәк, илнең Энергетика һәм Финанс министрлыклары бу мәсьәләдә безнең белән килешә. Авыр чыгарыла торган запасларны табарга әзер булмасак, киләчәктә шактый катлаулы хәлдә калуыбыз да бар". Әнә шуңа күрә иртәгәсе көн турында уйлап эшләргә киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 16,6 миллион тонна "кара алтын" чыгарганнар. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 200 мең тоннага күбрәк. Шуның 13,1 миллион тоннасы "Татнефть" өлешенә туры килә.
Татарстанның "Стратегия- 2030" үсеш программасы нигезендә әлеге күрсәткечне елына 33 миллион тоннага кадәр җиткерү дә каралган. "Әлеге тармакның тотрыклы эше Татарстан икътисадының үсешен һәм көндәшлекне билгели", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, республика нефтьчеләре соңгы стадиядәге, авыр табыла торган запаслар һәм битум нефте чыгарыла торган урыннарда эшләргә махсуслашкан. Бүген исә бу мәсьәлә ил күләмендә дә зур әһәмияткә ия. "Әлеге тармакта шактый фәнни һәм җитештерү тәҗрибәсе бар. Бу - безнең өстенлек, - диде республика башлыгы. - Бүген ил базарында гына түгел, аннан читтә эшләү мөмкинлекләрен дә карарга кирәк".Форум эшендә Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов та катнашты. Аның әйтүенчә, Татарстан Президенты тәкъдиме буенча федераль органнар ябышкак нефтьне чыгаручы оешмаларны икътисадый яктан кызыктыру юлларын эзләргә керешкән дә инде. "Бу - бик акыллы, дөрес һәм урынлы фикер", - диде ул. Утырышка кадәр кунаклар республика оешмалары һәм уку йортлары тәкъдим иткән күргәзмәне дә карады. Нефть тармагын үстерүгә кагылышлы яңалыкларны Рөстәм Миңнеханов та, Кирилл Молодцов та югары бәяләделәр. Күргәзмәне Мәскәүгә дә алып барачаклар.
Бүген Татарстан илнең химия һәм нефть химиясе үзәге булып санала. Әлеге тармакның иң заманча предприятиеләре дә республикада урнашкан. Биредә 49 меңгә якын кеше эшли. Республика икътисады табышының 67 проценты нефть-газ-химия комплексы предприятиеләренә туры килә. Әлеге оешмалар тышкы сәүдәдә дә мөһим урын алып тора. Татарстанда читкә чыгару өчен җитештерелгән продукциянең 90 процентын нефть-газ-химия комплексы тәэмин итә. Илдә кризис булуга да карамастан, нефть тармагы ярдәме белән республика тотрыклы үсешкә ия. Бу исә икътисадый тотрыклылыкны саклап калырга ярдәм итә. Ә узган елгы нәтиҗәләр чимал чыгару мөмкинлекләренең җитәрлек булуын раслады. Белгечләр фикеренчә, Татарстанда нефть чыгару тармагының киләчәген 150 елга кадәр фаразлап була.
("Ватаным Татарстан", /№ 99, 10.07.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев