Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пенсионерларның мөмкинлекләре югарырак - Айрат Фәррахов

Депутатның фикеренчә, ил буенча пенсионерларның мөмкинлекләрен алга таба да яхшырту өчен, пенсия яшен этаплап арттырырга кирәк.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, Россиядәге белән чагыштырганда, Татарстанда пенсионерларның мөмкинлекләре югарырак. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шул хакта хәбәр итте.

«Бөтен дөньяда билгеләнгән бердәм бәяләү шкаласы бар: пенсия – лаеклы ялга чыкканчы алган хезмәт хакына компенсация ул. Пенсия әлеге хезмәт хакының 40 процентыннан да ким булмаска тиеш. Әлеге күрсәткеч алмаштыру коэффициенты дип атала. Әгәр ул 40 проценттан кимрәк икән, пенсионерларның хәле эшләүче кешеләр белән чагыштырганда начарая дигән сүз. Димәк, пенсионерларның мөмкинлекләре дә кими», - дип искәртте парламентарий.

РФ Пенсия фондының рәсми мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда әлеге коэффициент 41 процент тәшкил итә.

«Бу - республикада пенсионерларның мөмкинлекләре югарырак булуы хакында сөйли. Әмма пенсия системасына үзгәрешләр кертелмәсә, Татарстан пенсионерларының хәле дә начараячак», - дип белдерде Айрат Фәррахов. 

Фото: Султан Исхаков/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев