Татарстанда рус теле буенча БДИдан уртача балл Россиядәгегә караганда югарырак
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан укучыларының рус теле буенча БДИ үткәрү елларында өлгереше 19 баллга үскән. Һәр елны гомумроссия уртача күрсәткечләреннән уртача балл югары булып килә. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җиткерде. 6 июнь, заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр...
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстан укучыларының рус теле буенча БДИ үткәрү елларында өлгереше 19 баллга үскән. Һәр елны гомумроссия уртача күрсәткечләреннән уртача балл югары булып килә. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җиткерде.
6 июнь, заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм бар дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә укучылар зур уңышлар белән килгән.
"Рус теле - аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен төп фән. Әлеге фән чыгарылыш сыйныф укучыларында зур популярлык белән кулланыла. 2009 елдан БДИ штатлы режимда кулланыла һәм Татарстан укучыларының нәтиҗәләре гомумроссия уртача күрсәткечләреннән югары. Әгәр дә 2009 елда рус теленнән уртача балл республика буенча 54 булса, 2016 елда ул 73 булды", - дип шәрехли әңгәмәдәш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев