Татарстанда шартлау: кешеләр зыян күргән [+фото]
Яшел Үзәндә ягулык станциясендә шартлау булган, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген М7 трассасындагы 790нчы километрда урнашкан ягулык станциясендә килеп чыккан. Ачыкланганча, ике эшче ягулак-майлау материаллары саклау өчен буш җир асты резервуарын зурайту белән шөгыльләнгән. «Зыян күрүченең берсе авыр хәлдә республика...
Яшел Үзәндә ягулык станциясендә шартлау булган, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген М7 трассасындагы 790нчы километрда урнашкан ягулык станциясендә килеп чыккан.
Ачыкланганча, ике эшче ягулак-майлау материаллары саклау өчен буш җир асты резервуарын зурайту белән шөгыльләнгән.
«Зыян күрүченең берсе авыр хәлдә республика клиник хастаханәсенә китерелгән, икенчесен, табиблар карагач, амбулатор дәвалануга җибәрелгән», - диелгән хәбәрдә.
Татар-информ
№ --- | 14.03.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев