Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сигез кеше коронавирусның Британия штаммын йоктырган

Белгеч «Спутник V» вакцинасы Covid-19 инфекциясенең әлеге штаммына каршы нәтиҗәле булуын искәртте.

Татарстанда Covid-19 коронавирусының Британия штаммын йоктырган сигез кеше ачыкланган.

«Татар-информ» корреспондентына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина шул хакта сөйләде.

Атна саен Роспотребнадзор идарәсе сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә яңа коронавирус чиренең авыр төрләре булган пациентларның ПЦР-тестларын сайлап ала.

«Сайлап алабыз, карыйбыз һәм мондый пациентлардан үрнәкләрне (пробаларны) фәнни-тикшеренү институтларына җибәрәбез. Анда вирус мутацияләнгәнме әллә юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Без сайлап алган мондый 110 үрнәктән бүгенге көндә сигезендә вирусның Британия штаммы ачыкланды», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Марина Патяшина сүзләренчә, Британия штаммын республика территориясенә алып кайтканнар. Шул ук вакытта ул «Спутник V» вакцинасы Covid-19 инфекциясенең әлеге штаммына каршы нәтиҗәле булуын искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» коронавирусның яңа штаммнары вакцинация ярдәмендә патоген циркуляциясен туктаткан очракта куркыныч булмаячагын хәбәр иткән иде. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев