Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда социаль әһәмияткә ия азык-төлек бәясен контрольдә тотуны дәвам итәчәкләр

Россия төбәкләрендә прокуратура, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тикшерүләр бара.

атарстан кибетләрендә социаль әһәмияткә ия продуктларның бәяләре үзгәрешсез кала. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук зур сәүдә челтәрләре вәкилләре арасындагы өч яклы килешү моңа нигез булып тора.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук зур сәүдә челтәрләре арасында төзелгән өч яклы килешү моңа хокукый нигез булып тора. Әлеге килешү нигезендә кибетләрдә билгеле бер бәя куелган кайбер социаль әһәмияткә ия продуктлар бар», - диде Галимова.

Ул шулай ук хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә тиешле тикшерүләр үткәрелүен билгеләп үтте. Аларда прокуратура, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев