"Ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелде", - диде кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
Татарстанда батып үлүчеләрнең күбесе исерек килеш суга кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелгән. 27 кешене коткарып кала алганнар. Узган ел да күрсәткечләр шундый булган. Күпчелек очракта исерек килеш суга егылып төшү, ә ике очракта исә тиешсез урында коену фаҗига белән тәмамланган.
"Ел саен бату очракларының күпчелеге су коену сезонына туры килә. Узган елгы су коену сезонында 80 кеше батып үлде. Шул исәптән, 5 бала. Төп сәбәп - тиешсез урыннарда су керү, 50 проценттан артык очракта исә - исерек килеш коену", - диде Юрий Венедиктов.
Соңгы биш ел статистикасын карасак, 2013 елда 185 кеше, узган ел исә 97 кеше батып үлгән.
Фото: Султан Исхаков
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев