Татарстанда татар теле ихтыярига кала
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булачагын белдерде. Ул, бу мәсьәләгә кагылышлы "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" катгый рәвештә туктатылачак, диде.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.
Ихтыяри, ата-ананың язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр
"Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән уку планын әзерләде. Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр", диде прокурор.
Ул шулай ук әлеге мәсьәләгә карата "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак" дип тә белдерде.
Нәфыйков сүзләренә караганда, Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшергән. 20 мәктәптән кала барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандарталарында каралганнан кимрәк булуы ачыкланган. Моннан тыш, туган телләрне һәм республика дәүләт телен өйрәнүдә укучыларның хокуклары бозылган, республика һәм муниципаль хакимият мәктәпләрнең белем бирүне оештыру процессына тыкшынган, дип тә белдерелде. Барлыгы 3856 канун бозу ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан президентына да күрсәтмәләр җибәрелгән.
Икенче чирек башында уздырылган контроль тикшерү вакытында күренгәнчә, Казанның бер мәктәбеннән кала республиканың барлык мәктәпләрендә дә әлеге канун бозулар төзәтелгән, диде прокурор һәм мәктәп җитәкчелегенә зирәк һәм дөрес гамәлләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгышыннан соң Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 28 ноябрь көнне Русия мәгариф министрлыгыннан республикага дәүләт телләрен укытуга караган план төшүен һәм Татарстан министрлыгына татар телен ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан укыту планын гамәлгә кертү өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта парламент рәисе методик кулланмалар, кадрларның белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү өчен чаралар күрергә чакырды.
Фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам
"Бу мәсьәләне сузу җәмгыятьтә, аерым алганда укытучылар арасында, гаиләдә, хәтта балалар арасында да аңлашылмаучанлык уята. Шуңа фикер алышмый гына карар өлгесен кабул итүгә күчәргә чакырам", диде Мөхәммәтшин.
Өлгедә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына укыту планын Мәскәүдән төшкән план нигезендә үзгәртү өчен чаралар күрү, ягъни татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан план кабул итү язылган.
Сессиядә прокурор чыгышына карата да, татар телен укыту турындагы сессия карарына кагылышлы да депутларга фикер әйтү мөмкинлеге бирелмәде. Карар бертавыштан сүзсез генә кабул ителде, каршы килүче булмады. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә дәшми калды.
Президент Рөстәм Миңнеханов Британиядә эш сәфәрендә.
Азатлыкның "Сессия карары өчен ни өчен каршы тавыш бирмәдегез?" дигән соравына депутат Разил Вәлиев: "Дәүләт шурасының бу карарында бернинди дә күрсәтмәләр юк. Монда "принять к сведению" диелгән. Моңа ничек каршы килим? Без аны тыңламадык дип әйтиммени, без аларны ишетмәдек дип әйтимме? Башка төрле карар булса, мин каршы булыр идем. Бу мәсьәләгә нокта куелмады, күп нокталар куелды", дип җавап бирде.
Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев журналистларга белән сөйләшергә теләмәде. "Татар телен кызыксындыру уятырлык итәргә кирәк", дип кенә узып китте.
Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутаты, думаның милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов Азатлык соравына җавап биреп, туган телләрне Федераль дәүләт укыту стандартларына кертүне сорап тәкъдимнәр җибәргәнлеген белдерде.
Дәүләт теле буларак татар телен укыту ике сәгать ихтыяри түгел, ә мәҗбүри булырга тиеш иде
"Без Русиянең төрле төбәкләреннән туган телләрне укытуга карата фикерләр алдык. Шуларны анализлап 23 пункттан торган тәкъдимне Русия мәгариф министрлыгына юлладык. Анда туган телләрне Федераль дәүләт укыту стандартларына кертү дә каралган. Хәзер министрлыктан җавап көтәбез. Алар ничек уйлый икән, карап карыйк", диде Гыйлметдинов.
Аның сүзләренчә, дәүләт теле буларак татар телен укыту ике сәгать ихтыяри түгел, ә мәҗбүри булырга тиеш иде.
"Бу өлкәдә Русия мәгариф министрлыгы белән эшләргә кирәк. Бәлкем ниндидер норматив документлар эшләп буладыр, бәлкем "Мәгариф турында"гы канунны үзгәртергә кирәктер", диде Гыйлметдинов.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов сүзләренчә, мәктәпләрдә туган телне укыту нигезендә профессиональ җәмәгатьчелек, дәүләт җитәкчеләре өч айдан артык диалог алып барды.
"Мәгариф министрлыклары, президент идарәләре арасында сөйләшү барды. Халыклар ассамблеясында да тикшерелде. Аннан да артыгын эшләргә ярамый иде. Халык урамга да чыгарга мөмкин. Бу чикне узарга ярамый иде", диде Шәрипов Азатлыкның "Ни өчен Татарстан депутатлары Дәүләт думасына мөрәҗәгать итмәде дигән соравына.
Татарстан вице-премьеры, Милли шура җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев татар телен мәктәпләрдә ихтыяри ике сәгатькә калдыруны җиңелү дип санамый.
"Дәүләт шурасында булган һәр чыгышны җиңү дип карарга кирәк. Әнә Чаллыда 70% ата-ана татар телен сайлаган дип язып чыктылар. Әле бүген генә укыдым. Шуңа күрә республикада барысы да эшләнгән. Алга бару өчен юл күрсәтелгән. Безгә ошыймы-ошамыймы, карар бар. Эшләргә кирәк. Өметсез генә шайтан", диде Шәйхразиев.
* * * *
8 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты карала дип белдерелгән иде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов утытырышта чыгыш ясап, "Без республиканың дәүләт телен атнага ике сәгать мәҗбүри укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу тhttps://www.azatliq.orgеманы җайларбыз", диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев