Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «ТАТАРСТАР» халык онлайн тамашасының яңа сезоны башлана

22 июньнән Татарстан Республикасында «ТАТАРСТАР» халык онлайн тамашасының 3 нче сезоны башлана, ул бу сезонда «ТАТАРСТАР. Мирас» дип атала. Анда катнашучыларга татар телендә җырлар башкарырга, татар көенә биергә яки татарча шигырь укырга туры киләчәк.

Бу халыкчан онлайн шоу, анда Россиядән теләгән һәркем катнаша ала, яшь чикләүләре юк. Тамашачылар һәм жюри тавыш бирүләре нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыя алган катнашучы шоуда җиңүче булачак һәм төп призны - iPhone 12 Pro Maх алачак. Икенче һәм өченче урыннар өчен бүләкләр: iPhone 12 һәм iPhone 11.

Заявкалар җыю инде башланды! Өйдән чыкмыйча гына, үз видеоңны язып, аны шоуда катнашу өчен җибәрергә мөмкин. Яңа сезон «ТАТАРСТАР. Мирас» 2 этапка бүленә:

Беренче этап - 7 июльдән 11 августка кадәр - сайлап алу.

Икенче этап - августтан ентябрьгә кадәр. Ярымфиналлар, финал.

Исегезгә төшерәбез, жюрида Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, “Волга-Волга” ВИА, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Лэйна һәм башкалар булган “ТАТАРСТАР” халык онлайн шоуының 2 сезоны артта калды. Шоуда катнашырга теләүчеләрдән 700дән артык гариза килгән. 2 нче сезон финалистлары Казан шәһәрендә шоуны төшерүгә чакырылды, анда алар Татарстан Республикасының танылган артистлары белән бер сәхнәдә жюри каршында үзләренең финал номерларын башкардылар.

1 нче сезонның җиңүчесе - Даниил Фёдоров ул “Маяки” җырына клип төшерүне төп приз итеп алды. 2 нче сезонның җиңүчесе Дмитрий Зекунов булды, аңа җыр язылган һәм клип төшерелгән иде. Җиңүчеләрнең клипларын һәм узган 2нче сезонның чыгарылышларын Контакттагы «ТАТАРСТАР» төркемендә карарга мөмкин.

Сайлап алу этабының туры эфирын чыгару 7 июльдә 19:00 сәгатьтә «ТАТАРСТАР» онлайн тамашасы берләшмәсендә һәм Татарстан Республикасының рәсми төркемендә узачак

Шулай ук шоуның төркемнәре Instagram да, Одноклассник һәм YouTubeта да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев