Татарстанда транспорт хәрәкәте көчле бураннан соң нормаль хәлгә килде
Республикада төнлә 657 берәмлек махсус техника юлларны кардан арындырды.
Татарстан юлларында төнлә 657 берәмлек махсус техника эшләде, шул исәптән 484 машина төбәк юлларын кардан арындырды. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел, Чулман, Нократ, Зөя аша салынган күперләрдә хәл нормальләште. Барлык трассалар да транспорт хәрәкәте өчен ачык», - диелә министрлык хәбәрендә.
Узган тәүлектә республика юлларына бозлавыкка каршы 1,8 мең тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән. Татарстанда бозлавыкка каршы материаллар кыш буена җитәрлек итеп әзерләнгән, шуның 387 мең тоннасын ком-тоз катнашмасы тәшкил итә.
Юл оешмасы карамагында 1 мең 70 берәмлек махсус техника бар. Алар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән.
Татарстанда узган тәүлектә бер айлык күләмдә явым-төшем күзәтелгән. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе Казанда «Буран» планын игълан итте.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев