Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләргә телефоннарына мөһим хәбәрләр киләчәк

ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларга телефоннарына сүндерү һәм ябылулар турында мөһим мәгълүмат киләчәк. Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясендә электрон хезмәтләр һәм цифрлы икътисад үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Утырышта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов катнашты.

Министр урынбасары цифрлы икътисад үсеше өлкәсендә мөһим бурычлар турында сөйләде. Аларны булдыру өчен республикада “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эшче төркем төзелгән. Ул республикада цифрлы трансформациянең 10 юнәлешен эшләгән – цифрлы икътисадның норматив базасыннан һәм электрон хезмәтләрдән алып, икътисадның төрле юнәлешләрен һәм социаль өлкәне цифрлауга кадәр.

Мөһим бурычлар арасында – гамәлдәге электрон ресурсларны (дәүләт хезмәтләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, торак фонд һ.б. порталлар) телефон мессенджерларына яраклаштыру. Бу барлык электрон сервисларга да бердәм керү ноктасы булдырырга ярдәм итәчәк. Мөһим мәгълүмат телефоннарга киләчәк. “Татарстанлылар өчен үз эченә мәгълүматлаштыруны, гариза бирүне, хезмәт сыйфатын бәяләүне һ.б. алган комплекслы сервис алуны гамәлгә ашырырга телибез”. – диде чыгыш ясаучы.

Мәсәлән, шәһәрлеләргә су бетү, юл ябылу турында хәбәрләр киләчәк. “Нәкъ менә Казанда, бу темага игътибар күп булу сәбәпле, кайбер сервислар белән файдаланып була”, - диде ул.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруда беренче адым мәктәп мәгарифе өлкәсендә ясалган – ата-аналар балаларының укытучысыннан һәм учреждение җитәкчесеннән хәбәрләрне оператив рәвештә ала ала.

Электрон хезмәтләрне үстерү һәм кертү турында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов сөйләде. Узган елда районнар администрацияләренә, Архитектура һәм шәһәр төзлеше идарәсенә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына, Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсенә кабул итү өчен электрон чират кертелде. Чиратка теркәлү терминалы аша да, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.

Хәзер ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында uslugi.tatar.ru төзелешкә рөхсәт бирү, гражданны торакка мохтаҗ буларак теркәү, торакны үзгәртеп кору өчен ризалык, торак бинаны торак бүлмаган бинага күчерү, реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт бирү, инвалидларга парковка өчен рөхсәт бирү, балаларны балалар бакчаларына теркәү һ.б. хезмәтләр алып була. Исемлекә 44 хезмәт кергән.

Моннан кала, узган елда Башкарма комитет ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә РФ Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы һәм ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозү өчен штраф түләү мөмкинлеген булдырды. Р.Ханнанов сүзләре буенча, 2018 елның 4 ае эчендә штрафлар турында мәгълүмат 1,5 мең тапкыр соратылган, шәхси кабинет аша 626 түләү башкарылган. Шулай ук Казанның Административ комиссияләр идарәсе белән Суд приставларының федераль хезмәте мәгълүмат системалары берләштерелде.

Казан Мэры ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына республика һәм аның башкаласында цифрлы проектларны актив гамәлгә ашурылары һәм Башкарма комитет бүлекчәләрен цифрлаштыруда булышлык итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук искәртеп үткәнчә, Казанда халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон формага күчерү 3 ел элек башланды.

“Башы бар, юлны дәвам итәргә кирәк. Шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә электрон хезмәтләрне кертүне тизләтергә потенциалыбыз бар”, - дип билгеләп үтте И.Метшин. Шәһәр башлыгы ассызыклап үткәнчә, моны цифрлы икътисад үсеше буенча республика һәм федераль программа таләп итә. Мэр фикеренчә, беренче чиратта, электрон хезмәтләрне кертү эшмәкәрләргә, төзүчеләргә һәм шәһәр төзелеше, җирдән файдалану, коммуналь хуҗалык һ.б. өлкәләрдә хезмәт алучыларга кирәк.

Фото: https://www.kzn.ru

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев