Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ябылды

Шулай да башкалада чатырлы ярминкәләр үз эшен дәвам иттерә - 7 сәүдә урынында авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга мөмкин.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ябылды. Узган шимбәдә Казанның 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Яңа Савин районы мәйданчыгында Спас һәм Яңа Чишмә җитештерүчеләре сәүдә итте. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Барысы 3,7 миллион сумлык продукция китерелде, ассортимент киң”, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлегенең әйдап баручы киңәшчесе Айнур Хәйретдинов. – Ярминкәдә Питрәч сөт заводы, Яшел Үзән сөт эшкәртү, Буа шикәр заводлары катнаша. Беренче чиратта, иткә, яшелчә, җиләк-җимешкә ихтыяҗ зур. Сатып алучылар күп”.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре чоры ябылса да, Казанда чатырлы ярминкәләр үз эшен дәвам итә. Башкаланың 7 ноктасында азык-төлек сатып алырга мөмкин. Болар: Академик Лаврентьев урамы,10; Батыршин урамы, 20; Дементьев урамы, 7 йорт тирәләре. Шулай ук Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше, Зәкиев урамы, 12 йорт; Липатов урамы, 7 йорт һәм Юлиус Фучик урамы 72 йорт янында да авыл хуҗалыгы продукциясе чатырлы ярминкәдә тәкъдим ителәчәк.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев