Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда законсыз әйләнештән 12 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган

Әлеге мәгълүмат Татарстанда алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышында билгеле булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде. Утырышта алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу очраклары булуы һәм аларга карата административ җәза билгеләнү турында әйтелде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның өч аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 602 хуҗалыкта алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуның 699 очрагы теркәлгән. Хокук бозу очракларының күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзән районында теркәлгән.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә законсыз әйләнештән 12 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Барлыгы 7,8 млн сумлык штраф салынган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев