Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга Дагыстаннан корбан сарыклары кертелмәячәк

Дагыстан – электрон ветеринария документына каршы блган дәүләт.

Татарстанга ел саен корбан сарыклары  Дагыстаннан күпләп китерелсә, быел бу күренешкә нокта куелырга мөмкин. Дагыстан – электрон ветеринар сертификат куллануга каршы чыккан төбәк, шуңа күрә Татарстан рәсми төстә Дагыстаннан корбанлык сарыклар ала алмый. Димәк, республикага сарыкларның законсыз юл белән килү ихтималы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әйтте.

“Без инде бүгеннән үк Дагыстан Республикасы өчен ут йотып торабыз. Бу – Россиянең электрон ветеринария сертификаты кертү хакындагы канунына максатчыл рәвештә каршы килә торган төбәге. Шуңа күрә без быел Дагыстаннан рәсми төстә корбан сарыклары кабул итә алмабыз, мөгаен. Әмма сарыкларны законсыз кертү булачак. Без моңа әзер һәм постларда контроль көчәйтеләчәк”, – диде Булат Нуриәхмәтов.

П/к об обязательной электронной ветеринарной сертификации товаров

Нуриәхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта  корбан сарыклары белән эш итүче эшмәкәрләр арасында аңлату эшләре алып барыла.

“Алар сарыкларны, гадәттәгечә, ветеринар белешмәләр белән озатырга тиеш. Быел исә бу электрон рәвештә эшләнә. Ветеринария хезмәте урыннарда һәр баш сарыкны төрле инфекцияләргә каршы тикшерәчәк”, – диде мал табибы.

Белгечләр корбан сарыгы сатып алырга теләүчеләргә сатучыдан ветеринар озату сертификатын сорарга киңәш итә.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев