"Татарстанга килгәндә, кесәсендә 45–50 мең сум акча булырга тиеш"
Кичә мигрантлар көне булып узды. Татарстанда аларның саны 320 меңнән артык. Укырга да, эшкә дә киләләр. Төпләнеп калу һәм соңрак гаиләсен күчерү уе белән янучылар да бар. Кичә “Татар-Информ” агентлыгында бер төркем белгеч мигрантлар мәсьәләсе хакында сөйләште.
Республикада вакытлыча эшкә урнашучылар күбрәк, алар нигездә – үзбәк, таҗик халкы. Эчке Эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Артем Кузнецов әйтүенчә, мигрантлар, документлар рәсмиләштергәндә үк, беренче каршылыкларга очрый. Украинадан гаиләләре белән күченүчеләргә хас нәрсә – акчага мохтаҗлык. Документ җыярга, рәсми белешмә алырга, имтихан бирергә алдан ук түләргә кирәк икәнен дә беләләр, ләкин акчалары юк. Шулай ук яшәү урыннарын да мөстәкыйль кайгырта алмыйлар, чөнки анысы да бушка бирелми. Мәсьәлә тагын акчасызлыкка барып тоташа. Ә закон катгый: беркемгә дә ташламалар каралмаган. Шуңа күрә качакка ярдәм итү җаен төбәк үз өстенә алырга тиеш. Аларга аз керемле буларак ярдәм күрсәтелә.
Республикага эшкә килүче мигрантлар проблемасы да шуңа охшаш, тик алар акча табу мәсьәләсен үзләре кайгырта. Вакытлыча яшәү өчен патентлы буласың килсә, сәламәтлегең турында медицина белешмәсе, рус телен һәм Россия тарихын белү турында белешмә күрсәтәсең. Патент үзе – 3 мең 662 сум, еллык салым 36 мең сумга чыга, белешмәләрнең һәркайсы биш-алты мең сумнан ким тормый. Артем Кузнецов ассызыклаганча, Татарстанга килеп төшкәндә, мигрантның кесәсендә 45–50 мең сум акча булырга тиеш. Шуны хәл итәсең икән, эшкә урнашып, үзеңә акча эшли башлыйсың. Патент туксан көнгә бирелә икән, аннан соң кайтып китәләр. Икенче тапкыр тагын шул ук кабатлана. Нигездә бу вакыт аралыгында төзелештә, авыл хуҗалыгында, җитештерү өлкәсендә хезмәт куялар.
Икенче проблема – тел белмәү. Әйтик, Россиядән читтә – Үзбәкстанда, Таҗикстанда 1991 елдан соң туучыларның байтагы русча укымаган, кайберсе хәтта аңламый да. Патент алучы, бер ай эчендә телне өйрәнеп, имтиханнар бирә. Закон шуны таләп итсә дә, бу мөмкинме соң? Араларында сынау вакытында “коелып” калучылар да була. Мондыйлар да кире кайтып китү ягын карамый, рәсми теркәлмичә генә эшкә урнаша. “Соры” базар шуннан килеп чыга һәм шуңа каршы хокук саклаучылар көрәшә. Болар барысы да законнарның камил булмавы турында сөйли.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова бу уңайдан оешмаларның да мигрантларны рәсми хезмәт килешүе төзеп эшкә алырга бик атлыгып тормавын әйтеп узды. Кайберсе тикшерү органнары тынгылык бирмәс дип курка. Оешма, чит ил кешесе рәсми эшкә урнашканда да, эштән киткәндә дә, бу хакта миграция хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш.
“Яңа гасыр” коммерциячел булмаган автоном хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева читтән эшкә килүчеләрнең аң-белем дәрәҗәсе түбән булуы турында сөйләде. Үз җирлекләрендә мәхәлләдә билгеле бер кысаларда яшәгән яшьләр, читкә киткәч, үзләрен чылбырдан ычкынгандай хис итә. Аларның тәртибен дә, үз-үзен тотышын да беркем тикшереп тормый. Әмма хокукларны һәм бурычларны белергә тиешләр. Шул җәһәттән республикада мобиль кушымта әзерләгәннәр. Ул җиде телдә хәбәрләр җиткерә. Чит җиргә чыгып китәргә җыенучы алдан ук кушымта белән танышырга мөмкин. Шулай ук республикада тел өйрәтү буенча яңалык та бар: мигрантларның балаларына рус теле белән бергә татар телен дә укытмакчылар. “Үзбәк, таҗик, татар телләрендә байтак кына сүзләр аваздаш, шуңа күрә проблемалар тумас”, – ди проект хакында Лилия Таишева. Чыннан да, нәрсә килеп чыгар икән? Күңелдә, бу хәл чираттагы акча җыюга гына корылмасмы, дигән шик бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев