Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды

Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.

Татарстанның авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, 2018 елның 17 апреленә көзге культуралар - 50,9 мең (планның - 10 проценты), күпьеллык үләннәр 18 мең (4 процент) гектар мәйданда тукландырылган.

Зәй районы аграрийлары көзге культураларга 12,8 мең гектар мәйданда ашлама керткән. Сарман районында әлеге эшләр – 11,6 мең (67 процент), Азнакай районында 6 мең (42 процент) гектарда башкарылган. 

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев