Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның хәвеф-хәтәр төркемендә булучыларга коронавирустан прививканы язга кадәр ясарга тырышалар

Республикада "Спутник V" вакцинациясе башланды инде, "ЭпиВакКорон" препаратын 2021 ел башында көтәләр.

Covid-19 коронавирусыннан Татарстанда яшәүче барлык риск төркеме вәкилләренә 2020 елның мартына кадәр прививка ясатырга ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Авдонина искә төшергәнчә, "ЭпиВакКорон" вакцинасы гражданлык әйләнешенә кергән һәм 2021 ел башында аның килүен Татарстанда көтәләр. "Спутник V" республикага 2,9 мең доза күләмендә кайткан, аларның 2 меңгә якыны кичә килгән. Аны инде медицина хезмәткәрләренә ясый башлаганнар.

"Вакциация процессы әле башланды гына, без ике-өч атна дәвамында гражданнарны җәлеп итәргә планлаштырабыз", - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева.

Беренче чиратта медицина, мәгариф өлкәсе, транспорт хезмәткәрләренә вакцина ясаячаклар. Шулай ук, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән кайбер һөнәр һәм хезмәтләр, дип ачыклык кертте Яркаева.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев