Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның сайлау участоклары сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне кабул итәргә әзер

Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен участокларны әзерләү эшләре алып барды. Участоклар аз мобильле сайлаучыларны һәм күрү сәләте югалган кешеләрне кабул итәргә әзерләнгән. 92% участоклар бинаның беренче катында урнашкан. Сайлау участокларында инвалидлыгы булган кешеләргә волонтерлпр ярдәмгә киләчәк.

Татарстанда  физик мөмкинлекләре чикле гражданнар яши торган урыннарда 490 сайлау участогы уңайлы мохит стандартлары таләпләренә тулысынча җавап бирә.  Болар – Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Бөгелмә һәм республиканың башка эре шәһәрләре. Әлеге участоклар  инвалид коляскасында хәрәкәт итүчеләр тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазланган.   
732 сайлау участогы (аның 334е – Казанда, 80е – Чаллыда) күз күрүе начар булган сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Алар сайлау бюллетеньнәрен тутыру өчен  Брайль шрифты буенча әзерләнгән махсус трафаретлар, кандидатлар турында мәгълүмати материаллар, шулай ук  Брайль шрифты буенча эре итеп эшләнгән “Инвалид булган сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе” турында  белешмәлекләр белән тәэмин ителгән.
Бүгенге көндә Казанда биналарның өченче катында урнашкан сайлау участоклары калмады. Бүген сайлау участокларының 92 проценты (2541 сайлау участогы) – беренче катларда, нибары 8 проценты  (221) икенче катта урнашкан.
Инвалид булган сайлаучыларга ярдәм итәр өчен республиканың волонтерлык берләшмәләре 500 ирекле волонтерны сайлау участокларына җибәрәчәк. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары белән бергә семинар-тренинглар уздылар, аларда тавыш бирү процедурасыннан тыш, инвалидлар белән аралашу әдәбе дә өйрәнелгән. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев