Татарстанның тагын бер районы «Мобиль поликлиника» хезмәтләреннән файдаланачак
Кече авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү проблемасын хәл итү кирәклеге турында элегрәк «Бердәм Россия» көннәре кысаларында халык белән очрашуларда сөйләштеләр.
Татарстанда ерак урашкан һәм кече авылларда яшәүчеләргә медицина хезмәтләре күрсәтү буенча программа дәвам итә. Шушы көннәрдә «Мобиль поликлиника» күчмә медицина комплексы Буа районындагы Иске Суыксу авылында булды. Табибларга күренергә Яңа Тинчәле, Кыят һәм Әлши авылларының кешеләре дә килгән иде. Кешеләрне китерү өчен махсус микроавтобуслар бүлеп бирелгән. Авыл халкы уролог, офтальмолог, невролог, кардиолог һәм гинеколог кебек белгечләргә күренә алу мөмкинлеге булуга бик шат. Биредә шулай ук тиешле анализлар үткәрелә.
«Кардиологик диагностика өчен без электрокардиограмма пунктын ясадык», - дип сөйләде район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов. Буа районында 1000гә якын кеше табибларга күренер дип планлаштырыла. Баш табиб сүзләренә караганда, быел хроник авыруларны тикшерүгә зур игътибар бирелә.
2019 елның февралендә Чистайда «Бердәм Россия» көне вакытында халык медицина хезмәтләренең һәркем өчен мөмкин булуы турындагы мәсьәләне күтәрде: кече авылларда «тар» белгечлек табибларына күренә алу мөмкинлеге юк. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Президент күчмә медицина комплекслары сатып алырга кушты. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы шундый дүрт «Мобиль поликлиниканы» сатып алды. Аларның беренче пациентлары Тәтеш районы бистәләрендә яшәүчеләр булды.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 8 нче августтан 19 нчы августка кадәр Казанның «7 нче клиник хастаханәсе»нең медицина белгечләре Тәтеш районында 649 пациентны кабул иттеләр. Нәтиҗәдә, 105 кеше тикшерүгә җибәрелгән, ә 10 кеше офтальмологка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев