Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә буранда ерак юлга чыкмаска киңәш итә

Бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә көчле буран һәм җил көтелә.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә буран вакытында ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә Татарстан территориясендә көчле буран һәм җил көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә артык ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итә. 

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев