Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанның 16 спортчысы Олимпиадада катнашырга мөмкин

Россия Олимпия комитеты башкарма комитеты 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарына ил җыелмасы исемлеген раслады. Анда Татарстаннан да 16 спортчы кергән.

Уеннар Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5-21 августта уза. Россия җыелмасы составына 387 спортчы кергән. Алар 30 спорт төре буенча ил данын яклаячак.

Олимпиадага әзерләнүче Татарстан спортчылары - Артем Косов (академик ишү), Илнур Зәкәрин һәм Павел Кочетков (икесе дә - велоспорт - шоссе), Елена Ежова, Евгения Старцева, Андрей Ащев, Алексей Вербов, Игорь Кобзарь, Максим Михайлов, Виктор Полетаев (барысы да - волейбол), Александр Шибаев (өстәл теннисы), Александр Красных (йөзү), Никита Шлейхер (суга сикерү), Василий Мосин, Екатерина Рабая, Альбина Шакирова (өчесе дә - стендка ату).


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев