Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова: "Безнең Чәпки-Саба шикелле матур авыл юктыр ул"
Тормышның үзе шикелле тынгысыз, сабаларга хас булганча риясыз һәм тамашачысы кебек үк гади, ихтирамлы артистларның берсе ул Әлфия Хәсәнова. Нинди генә роль башкарса да, җиренә җиткереп уйный. Шул геройларының язмышы белән яши башлый. Бу аңа шулкадәр җиңел бирелә, чөнки тормышта да Әлфия апа башкаларның борчу-шатлыкларын үзенеке итеп кабул итә белә....
Тормышның үзе шикелле тынгысыз, сабаларга хас булганча риясыз һәм тамашачысы кебек үк гади, ихтирамлы артистларның берсе ул Әлфия Хәсәнова. Нинди генә роль башкарса да, җиренә җиткереп уйный. Шул геройларының язмышы белән яши башлый. Бу аңа шулкадәр җиңел бирелә, чөнки тормышта да Әлфия апа башкаларның борчу-шатлыкларын үзенеке итеп кабул итә белә. Яраткан артистыбызның әкрен генә тәгәрәгән 65 еллык гомер йомгагын бергәләп сүттек. Кәрим Тинчурин театрында 40 елга якын артык хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Әлфия Якуп кызы белән театр, тамашачы темаларын уртага салып сөйләштек.
- Сүзебезнең үзеннән-үзе туган яклардан башлануы юкка түгелдер, Әлфия апа. Хәтерлисездер, Сезнең белән туган төбәгегез Сабада очрашкан идек.
- Сандугач та үз талын мактап сайрый, дигәннәре юктан түгелдер. Безнең Чәпки-Саба шикелле матур авыл юктыр ул. Таулар, салкыннарны кертмим, җилләрне тидертмим дип, төрле яктан кочагына алган безне. Инешебез бик матур. Кечкенә генә авылда шулхәтле күп тәмле сулы чишмәләр белән беррәттән яшеллеккә дә исең китмәле. Минем әти утырткан агачлар инде зур булган. Ишектән чыгуга ук, өйгә керәм-керәм дип, шаулашып үсеп утыралар. Яз көне шомырт исеннән исерәсең, кошлар тавышын тыңлап туймыйсың... Әнә шулай искә алам мин авылымны. Изге урын кебек тоела ул миңа. Бик бай кеше булсам, шушы җирдә шифаханә төзетер идем.
- Әлфия апа, гаҗәеп матур авылыгыздан аерылу да җиңел булмагандыр. Нинди уйлар белән чыгып киттегез?
- Авылдан чыгып китү минем язмышымны хәл итә торган чор булды. Әнием - гомере буе мәктәптә укытучы булып эшләде, мине дә укытучы итәсе килде. Театрны бер дә өнәмәде инде. Аның каршы килүенә карамастан, мәдәният институтының театр, режиссерлык бүлегенә укырга кердем. Әнинең таләпчәнлеге аның укытучы булуыннан да килгәндер, башлангыч сыйныфларда ул мине дә укытты. Бик авыр булды. Үзең өчен дә, башкалар өчен дә җаваплы буласың. Телнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белүем - әнием һәм укытучыларым Тәскирә апа Бибарцева, Мөзәххә апа Юнысоваларның тырышлыгы. Мактанмыйча әйтәм, миннән яхшы укытучы да чыгар иде. Гаделлек хисе көчле, әйбәт кенә адвокат та була алыр идем. Сәхнә сөйләме укытканда, Асия апа Хәйруллина: "Синең табигатьтән бирелгән сөйләмең бар, логикаң көчле", - дип әйтә иде. Шулай да күңелем сәхнәгә тартылды.
- Укып бетердегез дә күчмә театрга килдегез. Иң беренче рольдән тәэсирләрегез нинди булды?
- Укып бетергәч, 1978-1979 елларда Саба мәдәният йортында эшләдем. Бервакыт Равил абый Тумашевны очраттым, ул мине эшкә чакырды. Ул вакытта күчмә театр Кремльдә урнашкан иде. Театрга килүгә, Туфан Миңнуллинның "Кырларым-тугайларым" спектаклендә катнаштым. Мөслимә ролен Ләлә Миңнуллина уйный иде. Нәкъ Сабада уйныйсы көнне ул авырып киткән, мине тиз генә районга илтеп куйдылар. Иң беренче ролемне Саба сәхнәсендә уйнарга туры килде. Юл буе кабатлап кайттым, районнан китеп тә өлгермәгән идем әле, мине бөтенесе белә. Әнә шулай театрда артист булып эшли башладым.
- Елларны йомгак кебек урый-урый, күпме юллар үткәнеңне санамый да каласың. Хәзер нәрсәләр турында уйланасыз...
- Тетар өлкәсендә эшләгәч, үзебезнекеләр турында уйланам. Зур мәртәбәле коллективта эшләдем. Үз җиреңдә үзеңне хөрмәт итсәләр, артистка шуннан башка берни кирәк түгел. Шундый зур тарихлы театр артистлары, җитәкчеләре белән иңгә-иң куеп эшләвемә бик горурланам. Бик авыр чакларымда да алар ярдәмгә килде. Эшли башлаганда торырга урын булмады. Шул чакта Миңнегөл һәм Наил Шәйхетдиновлар мине үзләренә чакырдылар. Шуннан бирле туганнар күк яшәдек.
- Әлфия апа, уйнаган рольләрегездән бүген кайсын кабатлар идегез?
- "Тол хатыннар көймәсе" дигән спектакль озак еллар сәхнәдән төшмәде. Ул фестивальләрдә дә урыннар яулады. Шунда мин Аида ролен уйнадым. Аның мондый монологы бар иде. "Мин гомерем буе сәхнәгә, аның утларына һәм пәрдәләренә гашыйк булдым". Мин дә сәхнәнең исләренә кадәр яратып эшләдем. Театр коллективы ул - бер гаилә. Туганыңа да сөйләмәгән сүзне алар гына белә. Иртә белән спектакль буласы көнне йөрәк ярышка барасы ат шикелле ярсып тибәргә тотына. Театрга килеп җиткәнче җилкенәсең. Башта балалар бакчасына улым янына шулай йөгерә идем, аннан эшкә шулай чаба башладым. Килеп кергәч, рәхәтләнеп сулыш алып куям. Моны аңлатып булмый, аны үзең генә беләсең. Аллаһы Тәгалә миңа үземнең яраткан хезмәтемдә эшләргә насыйп итте. Зөһрә ("Урланган мәхәббәт"), Зәйнәп ("Җаным жәл түгел сиңа"), Разыя ("Американ"), Әлфия ("Мәхәббәт баскычы"), Карчык ("Алтын көз"), Халисә ("Өзелгән яфраклар"), Мария Хозефа ("Өметсез хыяллар"), Зәкия әби ("Их, алмагачлары") - менә минем уйнаган героиняларымның кайберләре. Күп кенә рольләр гомер буе озата бара, онытылмый. Элегрәк үзебез яшь геройлар булсак, хәзер яшьләр белән уйныйбыз, театрдан гел яшәреп кайтабыз. Спектакльләребез төрле тамашачының зәвыгына карап әзерләнгән. Театр бинабыз якты. Тамашачыларыбыз безгә үзләренә яңа көч алып китәр өчен килсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев