Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның халык артисты булган Илсаф яңа җырга клип эшли

Җырчы мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан фикерләре белән уртаклашты. (Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген эстрада җырчысы Илсаф (Илсур Сафин) Татарстанның халык артисты мактаулы исеменә лаек булды. "ИлСаф" иҗат төркеме директоры бүген Казан Кремлендә республика һәм Россиянең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашучылар арасында булды. Мактаулы исемнәрне һәм бүләкләрне Татарстан...

Җырчы мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген эстрада җырчысы Илсаф (Илсур Сафин) Татарстанның халык артисты мактаулы исеменә лаек булды. "ИлСаф" иҗат төркеме директоры бүген Казан Кремлендә республика һәм Россиянең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашучылар арасында булды. Мактаулы исемнәрне һәм бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

"Хисләр ташып тора. Зур бүләк, зур бәйрәм минем өчен. Республика җитәкчелегенә, тамашачыларыма мине шулай югары бәяләгәннәре, шундый зур исем бирелүе өчен рәхмәт", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Илсаф.

Вручение государственных наград в Кремле

"Илсаф дигәч, тамашачы күңеленә иң беренче булып "Әбиләр чуагы" җыры киләдер дип уйлыйм", - диде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә. Җырчы үзенең "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Кайталар кыр казлары" кебек беренче җырларын уңышлы саный. "Халык барыбер беренче җыр белән истә калдыра, калган яңаларын икенчерәк итеп кабул итә", - дигән фикердә ул.

Илсаф якын киләчәккә планнары белән уртаклашты. "Яңа җырлар күп. Якын арада Фирзәр Мортазин көенә, Эльмира Җәлилова сүзләренә "Онытырга телим мин сине" дигән җыр язылды. Аңа клип эшлибез һәм тиз арада дөнья күрер дип уйлыйм", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев