Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа» уйнаткан бүләкләр отучылар арасында райондашыбыз да бар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында 2024 елның икенче ярты еллыгында холдинг басмаларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда җиңүчеләрне билгеләделәр. Бәйгенең төп шарты – кимендә ике басмага язылу.

 «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында 2024 елның икенче ярты еллыгында холдинг басмаларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда җиңүчеләрне билгеләделәр. Бәйгенең төп шарты – кимендә ике басмага язылу.

Бүләкләр уйнатуда Татарстан районнарыннан һәм Башкортстан Республикасы белән Киров өлкәсеннән 448 язылучы катнашкан. Алар арасында барлыгы 17 приз уйнатылды. Төп бүләк – 100 мең күләмендә акча. Әлеге бүләккә Яшел Үзән районыннан Фәридә Сафина ия булды.

Сәкинә Муллагалиева (Балтач районы) – телевизор, Гарифҗан Хәкимов (Әтнә районы) газон чапкыч отты. Кафия Вахитова (Буа районы), С. Галәветдинова (Кукмара районы) электр иттарткычына ия булды.

Гөлфия Габдрахманова (Мамадыш районы), Фатыйма Зиннәтуллина (Питрәч районы) вертикаль тузансуыргыч, Эльмира Гайнутдинова һәм Рафаэль Закиров (Балтач районы) электр шуруповерты отты.

Җиләк-җимеш киптергеч отучылар – Шәүкәт Алимов (Буа районы), Талия Хәйруллина (Әлки районы).

Елена Статина (Чирмешән районы), Гөлүсә Шәмсетдинова (Буа районы), Нурзия Әхмәдиева (Балтач районы) тонометр отты.

Надил Шәехов (Актаныш районы), Нурәхмәт Гайнуллин (Әтнә районы), Алсу Шәяхмәтова (Саба районы) бәйгедә үтүккә ия булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmedia-basmalaryna-yazylucylar-arasynda-bulaklar-uinatuda-inucelar-bilgele-5891883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев