Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа»да татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады

«Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» һәм «Идел» журналлары ике яшьтән һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен программалар әзерли.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады. Барлык роликлар да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган «Яшь Татмедиа — Татмедиа Junior» бренды белән чыгачак.

«Яңа проектларны «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары филиаллары базасында эшләү планлаштырыла. Барлыгы 1 минуттан 30 минутка кадәр хронометражлы 32 видеопроект эшләнгән. Алар YouTube, Instagram, TikTok социаль челтәрләрендә урнаштырылачак», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм һәр проектның YouTube та үз каналы булачагын аныклады.

Аның сүзләренчә, замана балалары газета укымый, радио тыңламый, телевизор карамый, шуңа күрә «Татмедиа» басмалары интерактив булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә акционерлык җәмгыять алдында социаль челтәрләрдә проектларны алга этәрү бурычы тора иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев