Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавык итеннән борщ

Тукай районы "Якты юл" газетасыннан тавык итеннән борщ рецептын тәкъдим итәбез. Аш өчен: 3 л су, 1 тавык түше, 1 помидор, 2шәр чөгендер, кишер, ярты кәбестә, 4 бәрәңге, 2 тырнак сарымсак, тоз, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае. Тавык итен салкын суга салып, көчле утка куярга. Суган, кишер, помидор, чөгендерне чистартып турарга....

Тукай районы "Якты юл" газетасыннан тавык итеннән борщ рецептын тәкъдим итәбез. Аш өчен: 3 л су, 1 тавык түше, 1 помидор, 2шәр чөгендер, кишер, ярты кәбестә, 4 бәрәңге, 2 тырнак сарымсак, тоз, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае.

Тавык итен салкын суга салып, көчле утка куярга.

Суган, кишер, помидор, чөгендерне чистартып турарга. Тавык пешкән арада, яшелчәләрне үсемлек маенда йомшарганчы кыздырырга. Бәрәңгене шакмаклап турарга. Кәбестәне турарга. Итне пешүгә шулпадан алырга.

Бәрәңге һәм кәбестәне салырга. 20 минут кайнаткач, кыздырылган яшелчәләрне кушарга.

Итне сөякләреннән аерырга һәм вак итеп турап, шулпага салырга. Плитәне сүндереп, 20 минут тотарга.

Ашка изелгән сарымсак һәм вак итеп туралган яшел тәмләткечләр өстәргә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев