Түбән Камада бер ир-ат машинасында агуланып үлгән
Фаҗига кичә Түбән Кама шәһәренең "Автомобилист" гараж комплексында килеп чыккан.
Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Түбән Кама буенча бүлеге тикшерүчесе Денис Миронов "Татар-информ"га җиткерүенчә, машинада 40 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.
Беренчел фаразлар буенча, ул машинасында утырган, сыра эчкән, урамда салкынча булганлыктан, машинасын да кабызып куйган һәм йокыга киткән. Ир-ат ис газына агуланып үлгән, дип фараз кылына. Азаккы нәтиҗәне суд-медицина экспертизасы чыгарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев