Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Новгородта Горький автозаводында биш кеше үтерелгән

Һөҗүм көнләшү нәтиҗәсендә булган. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген иртән Түбән Новгородта Горький автозаводында ир-ат пычак белән чәнчеп өч кешене үтергән һәм тагын ике кешене яралаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерде, дип яза "Известия". "Россия Тикшерү комитеты өч кешене үтерү һәм ике кешене яралау факты...

Һөҗүм көнләшү нәтиҗәсендә булган.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген иртән Түбән Новгородта Горький автозаводында ир-ат пычак белән чәнчеп өч кешене үтергән һәм тагын ике кешене яралаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерде, дип яза "Известия".

"Россия Тикшерү комитеты өч кешене үтерү һәм ике кешене яралау факты буенча җинаять эше кузгатты", - дип хәбәр итте ул.

Петренко сүзләренчә, үтерү көнләшү нәтиҗәсендә булган.

"Якынча 6.20 сәгатьтә ир-ат танышы - предприятие лаборантын пычак белән кадап үтергән. Аннары җинаятьнең очраклы ике шаһитын да үтергән", - диде ул.

Җинаять кылганнан соң ир-ат качарга теләгән һәм предприятиенең ике хезмәткәрен яралаган. Соңрак билгеле булганча, зыян күрүчеләр хастаханәгә барганда үлгән.

Җинаять кылуда шикләнелә торган зат тоткарлаганда каршылык күрсәткән һәм яраланган.

Һөҗүм итүченең 41 яшьлек формовщик, Чечня кампаниясе ветераны булуы ачыкланган. Ул автозаводта күптән түгел генә эшли башлаган. Һәлакәт шаһитлары белдергәнчә, завод җитәкчелеге аңа берничә тапкыр эштән чыгару белән янаган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев