Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр артистлары Сабан туе көне билгеле

Уникенче Театраль Сабан туе 17 августта Теләче районында була.

17 августта  11:00 сәгатьтә  Теләче районы Сабан туе мәйданында XII Театраль Сабан туе була. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынашачак.

Театрлар Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте оештыра. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев