Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тел мәсьәләсендә сөйләшкәндә, халык фикерен дә искә алырга кирәк - депутат Фәррахов

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты туган телне факультатив итеп өйрәнү тәкъдименә аңлатма бирде.

Тел мәсьәләсе буенча сөйләшү канун кысаларында һәм сайлаучыларның фикере исәпкә алынып узарга тиеш. Туган телләрне факультатив итеп өйрәнүгә кайтарып калдыра торган яңа канун проектына карата мондый фикерне Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов җиткерде. Ул Дәүләт Думасы закон чыгару базасында әлегә мондый тәкъдимне күрмәвен билгеләп үтте.

Әмма тел мәсьәләсендә Фәррахов Татарстанда һәм илнең башка субъектларында яшәүче кешеләр бәяләмәсенә юнәлеш тотып фикер йөртә. Ә ул мондый: тел дәүләт теле булып санала икән, ул яклау табарга тиеш, шул исәптән закон чыгару органнарыннан да. Шунлыктан, проблема турында тулаем сөйләгәндә, үзара килешү табарга кирәк, - дип саный Айрат Фәррахов.

Шул ук вакытта ул фикер алышуларның да, дискуссияләрнең дә закон кысаларында булырга тиешлеген искәртте. Шундый закон проекты тәкъдиме кертү әле ул бернәрсә дә аңлатмый, диде парламентарий. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев