Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районы Алан авылы тарихы турында яңа китап дөнья күрде

“Алан – аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсендә 85 яшендә иҗатка килгән Фәрит Даутов та катнашты.

Теләче районы Алан авылы мәдәният йортында Фәрит Даутовның “Алан – аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Сәгать телләре җиде тулганчы ук, мәдәният йортының тамаша залы тулды. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәй кигән өлкәнннәр, яшьләр барысы да китап кичәсенә килгән иде. Алай гына түгел, Алан авылында туып үсеп, бүген читтә яшәүчеләрнең дә күпчелеге матур кичәнең шаһиты булды, дип яза җирле басма.

Кичәне шушы авылда туып үскән, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева алып барды. Шигъри юллар, авыл үзешчәннәре, кунаклар башкаруында җырлар белән үрелеп барды.

“Алан – аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китап ике кисәктән тора. Китапның беренче кисәгендә сүз Алан авылы тарихы хакында бара. Автор авылның һәрбер йортына тукталып, үзенең хәтирәләренә таянып, әлеге нигездә кемнәр яшәгәнен язган. Әлеге төбәктә яшәүчеләрнең Октябрь революциясенә кадәр халыкның җир өчен көрәшләре дә ачык тасвирлана. Аларның аянычлы язмышлары, тормыш юллары турында укыгач, ул еллар күз алдына килеп баса. Китапның икенче өлешендә авторның 2016 -2017 елларда иҗат иткән шигырьләре урын алган. Шунысы да кызыклы, Фәрит Даутов сикән яшен тутыргач, иҗатка күмелә. Язганнарын иң элек балаларына, якыннарына укып күрсәтә. Соңрак, Алан авылы тарихы турында эзләнүләрен башлап җибәрә. Тынгысыз Фәрит абый һәр йортта була, үзенең күңелендә сакланган хәтирәләрен барлый. Бик тиз вакыт эчендә ике ел дигәндә үзенә кирәкле мәгълүматны җыеп та бетерә. Якыннары аның хыялын тормышка ашырып, китапны нәшер итәләр.

“Соңгы елларда бик күп районнарның авыл тарихларын чагылдырган тарихый китаплар дөнья күрде. Авылдан бик күп мәртәбәле, зыялы кешеләр чыккан. Гомумән, безнең җирлектә тырыш һәр нәрсәне булдыра ала торган халык яши. Кем бу эшне эшләр дигән уй белән йөрдем. Алынучы булмагач, ачудан тотындым. Минем эшне башкалар дәвам иттерерләр”,- ди Фәрит абый уенын-чынын бергә кушып.

Китапның мөхәррире Рәшит Минһаҗ: “Миңа авыл тарихларын чагылдырган бик күп китапларны укырга, мөхәррире булырга туры килде. “Алан - аланлыкта туган авыл” дигән китапның төп үзенчәлеге дә шунда Фәрит абый авылның һәрбер йортына тукталып алар хакында бөртекләп язган”.

Әсгать Нәҗметдинов: “Бүген без бик матур, мул тормышта яшибез. Ләкин безгә рухый азык җитми. Мин бүгенге кичәгә шуны эзләп килдем”.

Чарада Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев та катнашып, китап авторы Фәрит Даутовка үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Теләче муниципаль район башлыгының һәм авыл җирлегенең Рәхмәт хатын кичә героена тапшырды. “Безнең төбәгебезнең суы башка. Җирлегебездән бик күп иҗатка гашыйк җаннар туган. Бүген аларның исемнәрен санап бетереп булмый. Алга таба да, Алан авылы турында язылган китапның дәвамы булыр”, - диде ул чара барышында.

Кичә сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда тәмамланса да, тамашачылар тын да алмый утырды. Күңелгә үтеп керерлек җырлар кичәне тагын да баетты. Кичә барышында Айнур Кыямов башкаруында Фәрит Даутов сүзләренә язылган Алан турында җыр да яңгырады. Кичәнең ямьле үтүенә мәдәният йорты, авыл яшьләре, гомумән авыл халкы үзеннән өлеш керткән диелә район басмасында.

Фото: http://tulachi.ru
http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев