Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районы Тәмте авылында Казанский бәйрәме узды

Казанский бәйрәмен ел да Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал театры актёры Олег Фазылҗанов алып бара.

21 июльдә Теләче районы Тәмте авылында Изге Мария иконасы хөрмәтенә Казанский бәйрәме узды. Тәмте бәйрәмен Теләчедә генә түгел, башка ерак районнарда да яхшы беләләр. Бу турыда "Туганайлар" басмасы хәбәр итә.

Җәйнең соңгы бәйрәме булгангамы бирегә халык күп килә. Кечкенә генә Тәмтедә шуның хәтле кеше җыелыр дип уйламыйсың да. Тәмте авылында һәр елны бәйрәм үзгәрә, канатларын җәя генә бара. Бу - 20 елдан артык оештыру эшләрен алып барган Николай Иванов һәм Максимовлар гаиләсе тырышлыгында ирешелгән нәтиҗә.

Казанский бәйрәмен ел да Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал театры актёры Олег Фазылҗанов алып бара. Быел да бу эш Олег дәдәйгә йөкләнгән иде. Ул халыкка кызыклы уеннар уйнатты, көлде-шаярды.

Мәйданда халык өчен әзерләнгән уен программасы беткәч, һәрбер кеше үзенә нәрсә ошый дигәндәй төрле мәйданчыкларга таралды. Яшьләр, өлкәннәр концерт карарга омтылды, көрәш яратучылар мәйдан янында калды.

Казанский бәйрәмендә быел Татарстанның атказанган артисты Зоя Борисова, яшь җырчылар Ришат Фазлыйәхмәтов, Надежда Игнатьева, Татьяна Ефремова, Питрәч райны Керәшен Сәрдәсеннән "Сәяр", Кәвәлдән " Асыл тәңкә", Теләче районы Субаштан "Нардуган", Казаннан "Айбагыр", Балык Бистәсеннән "Нур" фольклор халык ансамбльләре катнашты.

Фото: http://tuganaylar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев