Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районында гармунчылар конкурсының республикакүләм зона туры үтте

Теләче районы мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсының республикакүләм зона туры үтте.

Әлеге чараның төп сәбәпчесе - танылган гармунчы, татар һәм рус композиторлары әсәрләрен башкаручы Фәйзулла ага Туишев - гомере буена иҗади эшли – халык көйләрен эшкәртә, концерт гармуннарында уйнау өчен үзе дә әсәрләр яза. Аның утыздан артык җыр һәм маршлары бар. “Фәйзулла ага Туишев иҗаты зур дәрья,аның моңы – халкым гимны. Аның моңы ул мәхәббәт,аның моңы – олы нәсихәт” - дип язган якташыбыз Фатих Хөсни үзенең истәлекләрендә. Бүгенге көндә аның иҗатын өйрәнүчеләр моңнарын дәвам иттерүчеләр күп. Халкыбызның бөек гармунчысы истәлегенә багышлап, 1988 нче елдан Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздырыла башлаган, дип яза җирле басма.

Әле моннан берничә дистә ел элек кенә төрле кичәләр, концерт-тамашаларны, бәйрәмнәрне, гармун кебек уен коралларыннан башка күз алдына да китерүе кыен иде. Ә бүгенге көндә аларның моңын күбесенчә шушындый фестивальләрдә генә ишетәсең. Катнашучыларның уйнау осталыгы берәүне дә битараф калдырмады әлеге чарада. Конкурста катнашучылар өч номинация буенча - аерым башкаручылар, кече һәм зур ансамбльләр номинациясендә көч сынашты. Әлеге финал бәйгесендә Теләче, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә, Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Казанның Совет районыннан килгән 60 ка якын аерым башкаручылар, ансамбльләр мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Ә гармунчыларга республиканың мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре Лилия Хаматхарис кызы Җиганшина һәм Дамир Алмаз улы Габдрахманов; профессор, Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультеты деканы - Сәгыйть Мулланур улы Хабибуллиннар бәя бирде.

Гармуннан моң агылсын өчен, җаның –тәнең белән җыр-моң сөяргә, талантлы булырга кирәк икәне һәрберебезгә мәгълүм. Авылларда гаиләләре белән җыр-моңга гашыйклар да бар. Шундый гаиләләрнең берсен районыбызның Шәдке авылыннан Мухаметхановлар гаиләсен әлеге чарада да күрдек. Яшь гармунчыларның берсе күрше Питрәч районнан Ралис Гәләвиев тамашачыда аеруча соклану хисләре уятты, саратский гармунда уйнаучы да ул бер үзе булды. Дамир Хамидуллин конкурска Лаеш районыннан килгән. Әлегедәй чараларда үзем ясаган гармуннар белән еш катнашам, ди ул. Саба районы гармунчысы Айнур Габдулхаков “гармунны 5 сыйныфта укыганда алган идем, хәзер кулдан төшергән дә юк”, ди елмаеп. Ә Кукмара районыннан килгән “Баламишкин” халык гармунчылары ансамбле сәхнәгә чыгып баскач күпләр соклануын яшермәде. Теләче районыннан әлеге конкурста Алан авылыннан Гатият Шөгаепов, Айдардан Васил Вагизов,Теләче авылыннан Илсур Галимов, Рафис Минхаҗев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Күңелләрен моң, бигрәк тә милли моң биләп алган яшләр өчен конкурста катнашу истә калырлык вакыйга булгандыр диясе килә.

Гармунчылар конкурсының төп максаты хакында ахырдан жюри рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин сөйләде.

Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Гармун -безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. Хәтта Сабантуйларда да гармун тавышлары сирәк ишетелә. Бу бик кызганыч. Ләкин менә шундый конкурсларда милләтнең язмышы, аның яшәеше рухи дөньясының халәте турында борчылучы, кайгыртучы күркәм затларыбыз бар икәнен күргәч күңелгә рәхәт булып китте, диелә район басмасында.

Фото: http://tulachi.ru

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев