Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә “Ел укучысы – 2018” бәйгесе узды

“Ел укучысы -2018” бәйгесе титулына Олы Мишә урта мәктәбеннән Хәбил Сәхәбиев лаек булды.

Теләче Үзәк мәдәният йортында “Ел укучысы – 2018” бәйгесенең район туры узды. Әлеге бәйге районда беренче тапкыр узды, дип яза район хәбәрендә.

“Ел укучысы – 2018” бәйгесендә үзләренең мәктәп турларында җиңү яулаган, укуда, сәнгатьтә алдынгы, җәмәгать эшләрендә актив булган егетләр, кызлар көч сынашты. Районның иң яхшы укучы исеменә лаек булу өчен, аларга берничә турны узарга туры килде. Беренче турда конкурсантлар белән аларның классташлары, дуслары таныштырды. Шунда ук кайберүләр җырга, биюгә сәләтләрен дә күрсәтеп алды.

“Мин – лидер” бәйгесендә катнашучыларга кызыклы, уйландыра торган бирем бирелде. Корабль ватылып, андагылар утрауда кала. Шул вакыт бер корабль утрауга йөзеп килә, ләкин аның урыннары чикле, утраудагы бар кешене дә сыйдыра алмый. Корабльдә булган кешеләр, ягъни бәйгенең комиссия әгъзалары, кызыклы тәкъдимнәре өчен укучыларга билет бирә. Бәйгедә катнашучылар үзләренең кирәк икәнлекләрен, корабльгә алар утырырга тиеш икәнен төрле дәлилләр китереп раслады.

Теләче урта мәктәбеннән Ләйлә Гыйниятова волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгәнлектән, бар басымны шуңа ясады. Кемнеңдер БДИ бирәсе бар, икенчеләре, корабльдәгеләрне ял иттерергә вәгъдә бирде. Берсеннән–берсе үзенчәлекле фикерләр яңгырады. Үзләренекенә ирешү өчен, кайберәүләр күз яшьләрен, тәмле телләрен дә эшкә җикте. Бәйгедә катнашучылар ахырдан комиссияне шаккатырды. Күп билетларга ия булган актив укучылар, барлык билетларны да бергә кушарга кирәк дигән уртак фикергә килде. Алар фикеренчә, бердәм булганда гына, бар авырлыкларны да җиңеп була.

Бәйге барышында мәктәп кагыйдәләре дөресме, нәрсәләрне үзгәртергә кирәк, бүгенге бәйгедә нәрсә ошады яки, киресенчә, нәрсә җитмәве дә уртага салып сөйләшенде. Әлеге бәйгенең эмблемасы да булдырылды.

“Ел укучысы -2018” бәйгесе титулына Олы Мишә урта мәктәбеннән Хәбил Сәхәбиев лаек булды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тарафыннан истәлекле бүләккә лаек булды диелә район басмасында.

 

Фото: http://tulachi.ru
http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев