Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчелеләр 35 литр кан тапшырды

Теләчедә 9 кеше почетлы донор исемен йөртә.

Республика кан тапшыру үзәгенең күчмә станциясе бригадасы Теләчедә булып, донорлардан кан алды. Күчмә станциянең ишекләре ачылганчы ук, кешеләр килеп чират алган иде. Сәгать тугызларда кан тапшырырга теләүчеләр саны тагын да артты. Бигрәк тә, район газ хуҗалыгы, медицина хезмәткәрләре активлык күрсәтте, дип яза җирле басма.

Авыл җирлекләреннән килүчеләр саны да аз түгел иде. Аеруча Иске Җөри, Балыклы, Субаш, Максабаш авылларыннан килүчеләр саны күп булган. Елдагыча кан тапшыручыларның күбесенә авылдагы фельдшерлар хәбәр итә. Шулай ук күпләр кәрәзле телефонына Республиканың кан тапшыру үзәгеннән килгән хәбәр аша да килгән иде. 

Гаиләләре белән кан тапшыручыларның саны да елдан–ел арта бара. Теләчедә 9 кеше почетлы донор исемен йөртә. Әлеге исемгә лаек булу өчен 40 тапкырдан артыгырак кан тапшырырга кирәк. “Мактаулы донор” булу — федераль билге алып, төрле ташламаларга ия булу да дигән сүз. Мондый һәр донорга елга бер тапкыр акчалата компенсация бирелә. Кешенең сәламәтлеге яхшы булса, елга ир–атларга биш тапкыр, хатын–кызларга дүрт тапкыр кан тапшырырга рөхсәт ителә, яшь аралыгы чикләнмәгән, диелә район басмасында.

Фото: tulachi.ru

tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев